Укытучылар көне алдыннан Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы Наркиз Кашапов матбугат конференциясендә Чаллы педагогларының уңышлары турында сөйләде.

Педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен 200 000 сум күләмендә премия белән 30 нчы мәктәпнең биология укытучысы Альбина Андрианова, 20 нче мәктәпнең география укытучысы Елена Бикчәнтәева бүләкләнде.
1.jpeg)
Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә мәгариф өлкәсендә 4 125 кеше эшли, аларның 506ы – өстәмә белем бирү учреждениеләрендә педагоглар, 2 792е – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, 1 186ы – югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 1 октябрь 2025, 10:21