Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов хәбәр итте. 1 октябрьдән шәһәр территорияләрен җыештыру һәм яшелләндерү эшләре буенча традицион көзге санитар-экологик айлык старт алды.
11 октябрьдә Яр Чаллы шәһәре гомумшәһәр өмәсенә чыгачак. Чарада шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча эшләр планлаштырыла. Әзерлек эшләре бүген үк башланган. Бүгенге көндә шәһәребездә агачлар һәм куаклар утыртыла, шәһәр территориясен җыештыру бара.


Чаллыда коела торган йөкне өстен япмыйча ташучы һәм чүп-чарны тиешсез урынга түгүчеләрне «Страж» комплексы ярдәмендә ачыклыйлар. Ел башыннан әлеге җайланма ярдәмендә 198 кагыйдә бозучы ачыкланды. 

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев кушуы буенча октябрь аенда тагын җиде «Страж» комплексы урнаштырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 6 октябрь 2025, 08:50