2026 елның 1 гыйнварыннан салым органында исәпкә кую турындагы таныклык юкка чыгарыла.
Физик затлар өчен исәпкә куелуны ЕГРНнан (салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан) өземтә (выписка) раслаячак. Әмма элек бирелгән таныклыкларны үзгәртергә туры килмәячәк, алар үз көчендә кала. ЕГРНнан электрон өземтәдә идентификацияләнүче затның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган көне һәм ИНН турында мәгълүматлар бар. Ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзалана һәм вазыйфаи затның үз кулы белән имзалаган һәм салым органының мөһере белән таныкланган кәгазьдәге өземтәгә тиң. Шулай ук оешмаларга, индивидуаль эшкуарларга һәм физик затларга учетка кую яки исәптән төшерү турында җибәрелә торган хәбәрнамәләр дә туктатыла.
ЕГРНнан өземтә белән беррәттән салым органында исәпкә куюны яки исәптән төшерүне Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә, аккредитацияләнгән филиалларның, чит ил юридик затларының Вәкиллекләренең дәүләт реестрыннан өземтә һәм Шәхси эшмәкәрләрнең Бердәм дәүләт реестрыннан өземтә раслаячак.
Салым органында исәпкә кую яки исәптән төшерү процедуралары нәтиҗәләре буенча, 2026 елның 1 гыйнварына кадәр башланган һәм бу датага тәмамланмаган, таныклыклар һәм хәбәрнамәләр урынына выпискалар биреләчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 26 ноябрь 2025, 15:16