Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 25 июнь 2026 / рус тат / обычная версия

Шимбә, 25 апрель көнне, Хәтер көнендә, Яр Чаллы халкы өчен «Восточное» зиратына өстәмә автобус маршруты оештырылачак. Бу шәһәр халкына мәрхүмнәрнең рухына дога кылыр өчен уңайлы һәм мәшәкатьсез рәвештә барып җитү мөмкинлеге бирәчәк.

Махсус рейслар иртәнге 7:00дән 15:00гә кадәр якынча 30 минут интервал белән йөриячәк.

Автобуслар Низаметдинов урамындагы «Пединститут» тукталышыннан кузгалачак, аннары Минзәлә тракты буйлап, 29 нчы комплекс аша «Восточное» зиратына кадәр барып, кире «Пединститут» тукталышына әйләнеп кайтачак.

Җомга, 24 апрель 2026, 15:28