Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 14 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

«Энергетик» мәдәният сараенда Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган шәһәр бәйрәм концерты киләчәктә Ватанны саклаучы егетләрне, Кораллы Көчләр ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм шәһәр патриотик берләшмәләре вәкилләрен берләштерде.

Чара катнашучыларына сәламләү сүзе белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизәр Сәлимханов мөрәҗәгать итте. Ул Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүнең аерым әһәмиятен билгеләп үтте һәм армия сафларына чакырылучыларга гражданлык бурычын үтәргә әзерлекләре өчен рәхмәт белдерде.

Тантаналы шартларда дәүләт бүләкләре тапшырылды. Жуков медале белән Алексей Гурьянов, «Батырлык өчен» медале белән – Михаил Москвитин, «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале белән – Кирилл Ребик бүләкләнделәр. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Грамотасы белән Радик Биктимиров билгеләп үтелде.

Концертта кадет мәктәпләре, «Юнармия», «Җиңү волонтерлары», «Алдынгылар хәрәкәте» иҗтимагый оешмалары, шулай ук шәһәр һәм КАМАЗ иҗади коллективлары катнашты. Чара «Тайфун» махсус назначение отрядының күрсәтмә чыгышы һәм Яр Чаллы артистлары башкаруында патриотик җырлар белән тәмамланды.

Җомга, 13 ноябрь 2026, 15:30