Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 14 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

«Сәламәтлек – җиңел адым» партия проекты кысаларында чираттагы очрашуда йөзгә якын көмеш яшьтәге чаллылы катнашты.

Катнашучылар иртән иртүк җыелып, бергәләп урманга сәяхәткә чыктылар. Ачык һавада скандинавия таяклары белән зарядка һәм сулыш гимнастикасы үткәрделәр. Аннары аралаштылар, гитара көенә җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар һәм учак янында кайнар чәй эчеп, сыйлар уртаклаштылар.

Очрашуга «Табиб белән сәяхәт» программасының яңа катнашучылары да кушылды. Алар өчен бу фикердәшләр белән танышу, яңа дуслар табу һәм тату коллективның бер өлеше булу мөмкинлеге булды.

Проект җитәкчесе – «Бердәм Россия» партиясе активисты Александр Зотов.

«Сәламәтлек – җиңел адым» партия проекты шәһәр халкын берләштерә, физик активлыкны сакларга, сәламәтлекне ныгытырга һәм аралашу өчен киңлек булдырырга ярдәм итә. Актив озын гомер – бу хәрәкәт кенә түгел, ә яңа очрашулар, дуслык һәм яхшы кәеф.

Җомга, 13 ноябрь 2026, 09:51