Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / обычная версия

ПОЛТОРЫХИН Павел Павлович (01.01.1943, Киселёвск шәһәре Кемерово өлкәсе) – инженер-металлург, сәнәгать производствосын оештыручы, РФ атказанган машина төзүчесе (1994). Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2000). 1971 елдан Кама автомобиль заводында: 1971-2001 тимерчелек заводында (1983-1987 елларда – «КамАЗ» ҖБнең партком секретаре) – тимерчелек цехы башлыгы урынбасары, тимерчелек-пресслау цехы башлыгы, тимерчелек-пресслау производствосы башлыгы; 1987 елдан – директор, 1997 елдан – «Металлургия» бүлекчәсенең генераль идарәче урынбасары – тимерчелек призводствосы директоры; 1997-2001 – «Кама тимерчелек заводы» АҖ генераль директоры. 2001 – йөк автомобильләре җитештерү буенча вице-президент, 2002-2005 елларда – «КамАЗ» АҖ генераль директорының беренче урынбасары – башкарма директор. 


Пятница, 28 сентября 2018, 11:55