Описание:
Учреждениене оештыру
«Диалог» психологик хезмәте яшьләр белән эшләү идарәсе тарафыннан 1997 елда оештырылган. Ул «Диалог» балалар-яшүсмерләр клубында (14/02) урнаша.
2001 елда «Диалог» яшүсмерләр клубы 41/03 йортына күчерелә.
2002-2006 елларга Татарстан Республикасы халкын наркотиклаштыруны профилактикалауның Республика комплекслы программасын үтәү йөзеннән, 2002 елда Шәһәр хакимияте башлыгы Р.С. Хәмәдиев карары белән «Диалог» социаль-ял итү үзәге булдырыла.
«Диалог» социаль-ял итү үзәге 2006 елда «Диалог» психологик-педагогик ярдәм үзәге» муниципаль учреждениесе дигән яңа статус алды.
2010 һәм 2020 елларда учреждение исемнәре тагын үзгәртелә.
«Диалог» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге» 14 яшьтән 30 (35) яшькә кадәрге балалар һәм яшьләргә, аларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) һәркем ала алырлык һәм сыйфатлы психологик-педагогик ярдәм; балалар һәм яшьләрнең асоциаль һәм деструктив тәртибен профилактикалау һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм яшьләргә ярдәм күрсәтүне тәэмин итү максатларында булдырылды.
Элемтәләр:
Юридик адресы: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә пр.,17 йорт, 620-621 фатирлар.
Телефон: (8552) 51-57-90, (8552) 58-36-78
Электрон адрес: dialogchelni@yandex.ru
Сайт: https://edu.tatar.ru/n_chelny/page2484283.htm
Контактта - https://vk.com/cppp_dialog
Директор: Лундовских Ирина Васильевна
Җитәкче:
Лундовских Ирина Васильевна
"Диалог" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге" МБУ директорыХезмәткәрләр:
Методик материаллар
Чаралар
Четверг, 21 августа 2025, 12:00




