Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Бүлекнең төп функцияләре:

1)  үз компетенциясе чикләрендә,  муниципаль системаның  белем бирү учреждениеләре тарафыннан  Россия Федерациясе  һәм Татарстан Республикасы  белем бирү өлкәсендәге законнарының  тормышка ашырылуын тәэмин итә;

2)  муниципаль система белем бирү учреждениеләренең норматив  база документларын анализлауны башкара;

3)  идарә карарлары проектын әзерләү өчен мәгълүматлар җыя, аларны эшкәртә һәм туплый;

4)  хезмәт базарын өйрәнүдә, шәһәрдә педагогик кадрларга булган агымдагы ихтыяҗны һәм аны канәгатьләндерү чыганакларын билгеләүдә катнаша;

5)  үз компетенциясе чикләрендә,  муниципаль системаның  белем бирү учреждениеләре педагогларының һәм җитәкчеләренең, шулай ук аларның резервының  квалификациясен күтәрү, өстәмә белем алу һәм аттестация узуларын координацияли;

6)  шәһәрнең педагогик белем бирүче уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне эшкә урнаштыруны оештыра;

7)  муниципаль  белем бирү системасы учреждениеләрендә педагогик сыйныфлар (төркемнәр) туплауны оештыра һәм аларның эшчәнлегенә кураторлык итә;

8)   мәгариф һәм яшьләр учреждениеләрендә кадрлар белән эшләүгә оештыру-методик  ярдәм күрсәтә  һәм эшне контрольдә тота;

9)   «Интернет» челтәрендә идарә сайтына бүлек эшчәнлеген яктырткан  мәгълүматлар  урнаштыра  һәм аны тулыландырып тора, Хаким блогында, Интерактив картада, «Халык контроле» системасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча эшли;

10)  муниципаль  белем бирү  системасы учреждениеләре  хезмәткәрләрен социаль яклау буенча түбәндәгеләрне башкара: аларның торак шартларын яхшырту буенча чаралар эшли, хезмәткәрләрне   бүләкләүне тәэмин итү буенча эшне оештыра;

11) мәгариф  һәм яшьләр учреждениеләре  хезмәткәрләре  арасыннан  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре, ведомство бүләкләре, Яр Чаллы шәһәре бүләкләре  һәм мактаулы исемнәре белән бүләкләүгә лаек кандидатларга  документлар  әзерли;

12)  идарәдә  дәүләт һәм тармак  бүләкләре буенча  комиссия  эшчәнлеген оештыра;

13) муниципаль  белем бирү системасы учреждениеләрен педагогик кадрлар белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтә;

14) муниципаль  белем бирү системасы учреждениеләре җитәкчеләре белән хезмәт килешүләре төзи, аларны эшкә алу, күчерү һәм эштән китүләре буенча документлар әзерли;

15) муниципаль  белем бирү системасы учреждениеләре җитәкчеләренең шәхси делоларын булдыра,  хезмәт кенәгәләрен тутыра һәм аларны саклый;

16)  мәгариф  өлкәсендә яшь белгечләр белән эшчәнлек алып бара;

17) мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең чираттагы ялы графигын төзи;

18) педагогик кадрлар белән эшләү юнәлешендә статистика хисапларын төзи, аларны анализлый  һәм гомумиләштерә;

19) эшләр номенклатурасы нигезендә документлар тутырып, архивны формалаштыра;

20) гражданнарны кабул итә, бүлек компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча аларның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерә, хезмәт урынында килеп чыккан бәхәсләрне җайга салу буенча чаралар күрә;

21) муниципаль белем бирү системасы учреждениеләре  җитәкчеләренә пенсия  билгеләү өчен кирәкле  документларны тутырып, аларны халыкны социаль яклау органнарына тапшыра;

22) идарә башлыгы, аның беренче урынбасары һәм урынбасарлары тарафыннан бирелгән эшләрнең һәм йөкләмәләрнең структура бүлекләре тарафыннан үз вакытында үтәлүен контрольдә тота;

23) идарә башлыгы, аның беренче урынбасары һәм урынбасарлары биргән йөкләмәләрнең  оператив рәвештә үтәлүен анализлый һәм башкару тәртибе турында мәгълүмат әзерли;

24) идарәнең  атналык, айлык, кварталлык, агымдагы эш планнарын төзи;

25) утырышларга, киңәшмәләргә, башка чараларга  әзерлекне оештыра, идарә  үткәрә торган киңәшмәләрнең көн тәртибен, чаралар өчен аналитик, мәгълүмати һәм белешмә материаллар  әзерли;

26) идарә җитәкчесенең контроль йөкләмәләрен гомумиләштерә һәм аларны үтәү өчен җибәрә;

27) идарә  структурасы бүлекчәләренең  аналитик материаллар  базасын  булдыра, эшчәнлек  характеристикасын төзи;

28)  ай, квартал, ел нәтиҗәләре буенча чагыштырма һәм аналитик материаллар әзерли;

29) мәгариф  һәм яшьләр учреждениеләре эшчәнлеге буенча  мәгълүмати җыентык әзерләүне башкара;

30) үз компетенциясе мәсьәләләре буенча муниципаль хокукый акт проектларын әзерли.


Хезмәткәрләр:


Четверг, 28 сентября 2023, 10:27