Описание:
«5 нче балалар музыка мәктәбе» муниципаль автономияле өстәмә белем бирү учреждениесе
5 нче балалар музыка мәктәбе 1975 елда ачыла. Эшли башлаганнан бирле 50 ел эчендә мәктәп зур һәм абруйлы өстәмә белем бирү мәктәбенә әверелде. Анда бүгенге көндә 370 тән артык укучы бюджет һәм хуҗалык исәбендәге бүлекләрдә шөгыльләнә.
Мәктәп ачылганнан бирле аны 1500 дән артык укучы тәмамлап чыкты, шуның 200 дән артыгы үзләренең укуларын Татарстан, Россия, Австрия, Германия, Испания һәм Канаданың урта махсус һәм югары уку йортларында дәвам иттерде.
Музыка мәктәбе - 2016 елда «50 иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе» Гомумроссия конкурсы җиңүчесе, дүрт тапкыр «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсының «Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен» номинациясе буенча республика этабы лауреаты.
2005, 2008, 2016 һәм 2024 елларда мәктәп «Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы сәнгать уку йорты» номинациясе җиңүчесе булды.
Мәктәп укучылары алты тапкыр «Россиянең яшь талантлары» Гомумроссия конкурсы җиңүчеләре, шулай ук берничә мәртәбә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, шәһәр Хакиме, «Өмет яктысы» Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды, «Яңа исемнәр» Хәйрия фонды стипендиатлары булдылар, иң престижлы инструменталь, вокаль һәм хор сәнгате конкурсларында җиңү яуладылар.
5 нче балалар музыка мәктәбенең: «Башкаларны да яктырту өчен кояшны үзеңдә йөртергә кирәк» девизы киләчәккә ышаныч һәм оптимизм белән карарга мөмкинлек бирә.
· Мәктәпнең бүлекләре:
фортепиано,
кыллы уен кораллары,
тынлы һәм бәрмә уен кораллары,
халык уен кораллары,
хорда җырлау,
соло җырлау.
|
Адресы: 423819, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Төзүчеләр бульвары, 9 йорт |
|
Телефоннары: +7(855)-249-39-76;+7(855)-249-39-77;+7(855)-249-39-75 |
|
Электрон почта: E-Mail:muzshkola5@yandex.ru |
|
Җитәкчесе: Шамаев Дмитрий Витальевич Рәсми сайты: edu.tatar.ru›n_chelny/org5867 Контактта: https://vk.com/public149131309 |
Хезмәткәрләр:
Вторник, 11 августа 2026, 11:48




