Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре халкы арасында кышын су коену  популяррак була бара. Әмма кеше организмы өчен бу процедура файдалы да, куркыныч та булырга мөмкин.

Су температурасы түбәнәюгә организмны акрынлап өйрәтү – бер нәрсә, ә көтмәгәндә бозлы суга чуму – бөтенләй башка.

Кисәк кенә бозлы суга керү чыныкмаган кешене спазмга, көзән җыеруга һәм хәтта йөрәге туктауга китерергә мөмкин. Шуңа күрә бәкегә төшәрлек булу өчен җәйдән үк әзерләнергә кирәк. Чыныктыруны тәнне дымлы сөлге белән ышкынудан, салкын су белән коенудан башларга, ә аннары регуляр рәвештә су коенып, шул ук вакытта су температурасын акрынлап салкынайта барырга кирәк.

«Моржлар» бәкегә хәтта 25 градус салкында да төшә ала. Ә салкын суда яңа коена башлаучылар өчен иң яхшы һава торышы – 2 градус салкыннан 5 градуска кадәр. Бәкедә 10-15 секунд кына торырга кирәк, ә температура 10 градус салкыннан артып киткәндә су коену бөтенләй киңәш ителми. Тәҗрибәле йөзүчеләргә дә суга керер алдыннан мускулларны җылытыр өчен йөгергәләп алырга, кулларны, аякларны, күкрәкне салкын су белән юарга кирәк, аннан соң гына муеннан суга керергә мөмкин.

Су коенганнан соң тиз генә сөлге белән сөртенергә, киенергә һәм ныклап җылынып бетү өчен хәрәкәтләнергә кирәк. Бер стакан кайнар чәй яки кофе эчеп кую яхшы була. Бәкедән соң алкоголь белән җылынырга тырышу урынсыз, чөнки ул ялган җылылык хисе генә бирә һәм бу кан тамырлары спазмына китерә.

Кыш көне бәкедә су коену бик куркыныч һәм ул  көчле, хроник авырулары булган түбәндәге кешеләргә катгый тыела:

• миокард инфаркты кичерүчеләргә; 

• гипертония белән авыручыларга;

• борын-йоткылык авырулары булган, отит кичергәннәргә.

• Үзәк нерв системасы авырулары: эпилепсия, баш сөягенең авыр травмасы нәтиҗәләре, баш мие кан тамырлары склерозы булганда да бәкедә су коену рөхсәт ителми.

• Йөрәк-кан тамырлары системасы, аеруча стенокардия өянәкләре белән йөрәкнең ишемия авырулары вакытында да кышын су коену тыела.

• Шикәр диабеты булган авыруларга да бәкегә төшәргә ярамый.

• Тын юлы органнары авырулары: үпкә туберкулезы, үпкә ялкынсынуы, бронхиаль астма, эмфизема белән авыручыларга да кышын су коену зарарлы.

• Бәвел-җенес органнары системасы чирләре: нефрит, цистит, придаткалар ялкынсынуы, простата бизләре ялкынсыну белән авыручыларга кышын су коену аеруча куркыныч. 

• Ашказаны-эчәк тракты чирләре: ашказаны җәрәхәте, энтероколит, холецистит, гепатит белән авыручыларга да су коенудан тыелып торырга кирәк.

• Тире-венерик авырулары булган кешеләргә, йөкле хатыннарга да кышын су коену киңәш ителми.

• Ач килеш һәм ашаганнан соң ук та су коенырга ярамый.

• Алкоголь кулланганнан соң да бәкедә су коену тыела.


Пятница, 23 декабря 2016, 14:43