Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән дару препаратларын ташламалы рецептлар буенча алу дәүләт тарафыннан гарантияләнгән. Үзең өчен ярдәмнең мондый формасын дөрес сайлау аеруча мөһим.

Кешегә үз сәламәтлеге артык борчу тудырмаса, хроник авырулары кискенләшмәсә һәм прогрессивлашмаса, ул кайвакыт ташламалы дарулар алуны акчалата пособиегә алмаштырырга да мөмкин. Ә хәле начарланып китсә, авыруы тиз генә үтмичә, озакка сузылган дәвалану һәм күп дарулар таләп ителсә, әлбәттә, акча компенсациясенең генә җитәрлек булмавы ачыклана. Бу очракта мондый йөкне гаилә бюджеты күтәрә алмаска мөмкин.

Әгәр сез алдан ук акча компенсациясе сайлаган булсагыз, бу еш кына шулай була да, соңрак дөрес сайламавыгызга ышансагыз, социаль хезмәтләр җыелмасын алуга хокукны сез Пенсия фондына тиешле гариза язганнан соң гына кире кайтарып ала алачагыгызны белергә тиеш. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сезгә агымдагы елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча, киләсе елда бушлай дарулар ярдәменә социаль хезмәтләр җыелмасы бирүне яңарту турында Пенсия фондына гариза язу кирәклеген искәртә.

Бу датадан соң тулы ел дәвамында социаль хезмәтләр җыелмасы алуга хокукны яңарту мөмкинлеге булмаячак (Россия Федерациясе законнарында бу каралмаган).

Исегездә тотыгыз: сезнең сәламәтлегегез генә түгел, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сәламәтлеге һәм тынычлыгы да сезнең нәрсә сайлавыгыздан тора. Карар кабул иткәнче башта дәвалый торган табибыгыз белән киңәшләшегез.

Моңа кадәр ел дәвамында бушлай дару алган гражданнар өчен исә Пенсия фондына яңадан гариза бирү кирәк түгел.


Пятница, 23 декабря 2016, 14:23