Мы в социальных сетях

Башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсенең кулланучылар базары бүлеге шәһәрдә түбәндәге тармакларны үстерү юнәлешендә эшли:

- азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, җиңел сәнәгать;

- сәүдә һәм җәмәгать туклануы;

- халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү.

Бүлекнең төп бурычы булып кулланучылар базарының нәтиҗәле эш алып баруына булышлык итү тора.

Бүлекнең төп функцияләре:

азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, җиңел сәнәгать, сәүдә һәм җәмәгать туклануы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүне (алга таба – кураторлык иткән тармаклар) үстерү буенча максатчан программалар эшләү һәм аларны тормышка ашыру, үз компетенциясе чикләрендә кураторлык иткән тармакларны үстерү буенча республика программаларын эшләү һәм аларны тормышка ашыруда катнашу;

товар җитештерүче предприятиеләр һәм күпләп сату оешмалары белән хуҗалык мөнәсәбәтләрен камилләштерү;

шәһәргә сәүдә операторларын һәм тармак компанияләрен җәлеп итү;

кураторлык иткән тармакларда эшмәкәрлек субъектлары һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен персонал укыту, әзерләү, аларны кабаттан әзерләү, квалификацияләрен күтәрүне оештыруга булышу;

кураторлык иткән тармакларда эшмәкәрлек субъектларына һәм хуҗалык итүче субъектларга конкурслар, форумнар, конференцияләр, семинарлар һәм киңәшмәләр үткәрүгә, аларның казанышларын республика, регион, Россия һәм халыкара дәрәҗәдә күрсәтүгә ярдәм итү, аларны оештыру һәм үткәрү;

шәһәр территориясендә кураторлык иткән тармакларда предприятиеләрне урнаштыру, аерым төрдәге товарларны ваклап сату рөхсәт ителгән урыннар билгеләү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр әзерләү;

ваклап сату базарын оештыруга, муниципаль лотереялар үткәрүгә, кечкенә ваклап сату (сәүдә) челтәре өчен урыннар бирүгә документлар рәсмиләштерү һәм аларны тапшыру;

шәһәр территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасын, чираттагы календарь елына ярминкәләр оештыру планын эшләү;

кураторлык иткән тармакларда сәүдә эшчәнлеген, җәмәгать туклануы хезмәтләре, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү тәртибен һәм шартларын, муниципаль оешмаларга, шулай ук кечкенә ваклап сату челтәре һәм торак заналарында урнашкан, тиз хезмәт күрсәтелә торган җәмәгать туклануы предприятиеләренә (җәйге кафелар), Башкарма комитет оештырган ярминкәләргә карата кулланыла торган эш режимын билгеләүне гамәлгә ашыру;

кураторлык иткән тармакларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары һәм хуҗалык итүче субъектлар, уен биналарының мәгълүмат базасын (реестрын) алып бару, муниципаль лотереяларны теркәү, муниципаль лотереяларны үткәрүгә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру;

көндәлек кирәкле азык-төлек товарларының социаль әһәмияткә ия аерым төрләренә бәяләр дәрәҗәсе турында мәгълүмат җыю һәм әзерләү;

Башкарма комитетның район хакимиятләре белән берлектә халыкның күмәк ял итү урыннарында үткән шәһәр чараларында, ярминкәләрдә сәүдә хезмәте күрсәтүне оештыру;

агросәнәгать комплексын үстерү буенча дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруда катнашу, җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын киңәйтү өчен шартлар тудыру, бакчачыларга алар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатарга булышу, җирле җитештерүчеләрнең товарларын һәм хезмәтләрен эчке һәм тышкы базарларга чыгаруга ярдәм күрсәтү;

шәһәр территориясендә эшмәкәрлекне үстерүнең торышын, аның үсеш тенденциясен, товарлар базарының һәм куллану хезмәтләренең торышын мәгълүмати-аналитик күзәтеп тору;

кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар – Татарстан Республикасының Базарлар берлеге, Татарстан Республикасының Көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм һөнәрчелек предприятиеләре ассоциациясе – Татарстан Республикасының Һөнәрчелек палатасы һәм башкалар белән үзара эшчәнлек алып бару;

кураторлык иткән тармакларда эшмәкәрлек субъектларының эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү буенча республика һәм федераль программаларында катнашуына булышлык итү, методик һәм консультация ярдәме күрсәтү;

Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үткәргән чараларда катнашу, аларга кураторлык иткән тармак оешмаларын җәлеп итү.


Понедельник, 29 ноября 2021, 09:48