Мы в социальных сетях

Дөрес карар - социаль пакетны саклау!

Яр Чаллы шәһәрендә кыйммәтле дару препаратларына мохтаҗ кешеләр күп булса да, бушлай дару белән тәэмин итүдән баш тартучы пациентлар саны елдан-ел арта.

Фармацевтика тармагының аналитик агентлыклары мәгълүматларына караганда, бушлай даруны акчага алмаштыруны өстен күрүче ташламага ия булган кешеләрнең саны күбәю яшәүнең дәвамлылыгын арттыру, инвалидлык дәрәҗәсен киметү кебек дәүләт планлаштырган изге максатларга ирешү мөмкинлеге бирми.

Бер ел эчендә тормышыбызда күп нәрсә үзгәрә. Кызганычка, кайбер кешеләрнең сәламәтлеге начарая, аларга кыйммәтле дарулар кирәк булырга мөмкин. Шундый кыен хәлдә калган гражданнар социаль пакетны яңадан кайтару өчен төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәләр.

Тик социаль пакетны киләсе ел башыннан гына яңартырга мөмкин булганлыктан, кыйммәтле дару препаратларын үзләре генә сатып ала алмагач, алар туганнарыннан, танышларыннан ярдәм сорыйлар, кредит алырга мәҗбүр булалар.

Медицина оешмалары, әлбәттә инде, пациентны стационар шартларда дәваларлар, ләкин ул елга бер-ике курс кына һәм билгеләнгән стандарт кысаларында гына. Ә хроник авырулар вакытында амбулатор дәвалану дару препаратларын даими куллануны таләп итә. Ни кызганыч, дарулар белән тәэмин итүнең башка финанс чыганаклары каралмаган һәм дәүләтнең авыруга дарулар белән өстәмә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге юк.

Шуңа күрә, бушлай дарулардан баш тарткан очракта, сезнең сәламәтлегегез начарланып китү нәтиҗәләрен булдырмас өчен, карар кабул иткәнче, үз сәламәтлегегез өчен үзегез җаваплы икәнен исегезгә төшерүегезне сорыйбыз.

Гражданнарның ташламалы программада катнашуларының уңай яклары да булуына игътибарны юнәлтәбез:

- дару препаратларына ташламалы рецептлар язу аерым бер сумма белән чикләнми, бу исә нәтиҗәсе яхшырак булган кыйммәтле препаратлар алу мөмкинлеге бирә;

- дарулар белән төп авыру буенча гына түгел, авыру билгеләрен дәвалауны да кертеп, башка чирләр буенча да тәэмин итү;

- ташламалы дару препаратларының бәяләре түбән булу. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан очракта, авыру, күпме өстәмәләрне дә исәпкә алып, барлык дару препаратларын үз акчасына алырга мәҗбүр булачак.

Шәһәребез гражданнары дөрес карар кабул итәрләр һәм дару препаратларын ташламалы рецептлар белән алуга өстенлек бирерләр, дип ышанабыз.


Понедельник, 24 октября 2016, 09:03