Мы в социальных сетях

Көз килгән саен без гадәт буенча грипп дигән авыруны искә төшерәбез. Массакүләм мәгълүмат чаралары тырышлыгы нәтиҗәсендә авыруның үзе турында, өзлегүләр һәм вакциналар хакында бик күп языла, сөйләнелә.

Кайвакыт мәгълүмат шулкадәр каршылыклы була, хәтта ничек эшләргә кирәклеген мөстәкыйль рәвештә аңлап та бетермисең һәм һәрберебезне: гриппка каршы прививка ясатыргамы, әллә юкмы дигән сорау борчый.


Нәрсә соң ул грипп? Грипп –грипп вирусы тудырган, интоксикация (агулану) билгеләре һәм югары тын юллары эпителиен зарарлау белән характерлана торган кискен йогышлы авыру ул.


Грипп дигән сүз латин телендәге gripper сүзеннән алынган һәм ул «чолгап алу» дигәнне аңлата. Чыннан да, грипп вирусының территорияләрне чолгап алу масштабын һәм таралу тизлеген нәрсә беләндер чагыштыру да кыен.

Бу авыруның билгеләре беренче тапкыр моннан 2 мең еллар элек тасвирланган. ХVIгасырдан пандемияләрнең бөтен дөньяда миллионлаган кешеләрне җир йөзеннән алып китүе билгеле, безнең көннәргә кадәр грипптан һәм аның өзлегүләреннән үлем-китемнәр саны йогышлы авырулардан үлүләр структурасында алгы урыннарны алып тора.


Бөтенроссия сәламәтлек саклау оешмасы сайтыннан цитата (211 нче мәгълүмат бюллетене, март, 2003ел): 
Бәяләү кыен булса да, ел саен грипп эпидемиясе вакытында бөтен дөньяда авыруның нык көчле очракларында 3 –5 миллионлап кеше үлә дип исәпләнә.

Грипп нәтиҗәсендә үлемнәрнең күпчелеге сәнәгать үсеш алган илләрдә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә туры килә. Узган гасырда гриппның А типлы вируслары өч мәртәбә генетик үзгәрешләр кичергән, бу – нигездә, шактый чыгымнар һәм үлемнәрнең күплегенә китергән Н компоненты. Иң аянычлы булуы белән билгеле «Испанка» пандемиясе 1918 – 1919 елларда 40 миллионлап кеше үлеме белән тарихка кергән.Соңрак тагын ике А гриппы пандемиясе булган һәм алар авыруларның, үлемнәрнең күплеге белән аерылып торган – 1957 елда «Азия гриппы» һәм 1968 елда «Гонконг гриппы» булган. Хәзерге грипп эпидемиясе белән чагыштырганда әлеге пандемияләргә яшь сәламәт кешеләр арасында авыруларның авыр очраклары хас, ләкин ул «Испанка» вакыты дәрәҗәсендә үк түгел.


Тышчада аерым аксымнарның күпме булуына бәйле рәвештә грипп вирусы А, В һәм С типларына бүленә:


А – кошлар һәм хайваннарда очрый, 
В – кешеләрдә генә, 
С – кешеләрдә, дуңгызларда, этләрдә.


Гемагглютинин һәм нейраминидаза дип аталган вируслар (Н һәм Nлатин хәрефләре белән билгеләнә) ярдәмче типтагы вируслар бүлеп чыгара.

Андыйларның 15 төре билгеле: Н (Н1 - Н15) һәм 9 ярдәмче типтагы N (N1 - N9). Шундый генетик төрлелек нәтиҗәсендә грипп вирусының структурасы гадәттән тыш үзгәрүчән. Геннарга каршы структураның һәр үзгәреше яңа эпидемияләр үсешенә китерә. Н аксымының мөһим функциясе булып аның вирусны югары тын юллары (борын куышлыгы, йоткылык, трахея) эпителиена «беркетеп кую» га сәләтле булуы санала. N аксымы

үз чиратында, йогышлы күзәнәктә үрчегән яңа вируслар чыгуын җиңеләйтә һәм аларның алга таба таралуын тәэмин итә.

Грипп вирусының төзелеше. Envelope - тышча. RNA - РНК.


Инфекция чыганагы булып авыру кеше тора. Беренче эләккәннән соң күзәнәктә вирусның үрчү циклы 4 – 6 сәгать була. Күзәнәк вирус чыкканнан соң үлә, шунда ук иммун күзәнәкләр (лейкоцитлар, лимфоцитлар, макрофаглар), инфекция таралудан саклау өчен, аның урынына килә.

Лейкоцитлар интерферон эшләп чыгара, ул – вирус кисәкчәләрен ябыштырырга һәм аларның алга таба таралуына юл куймаска сәләтле махсус аксым.

Авыру башланганнан соң беренче ике тәүлектә агулану синдромы арта:
калтырау белән бергә тән температурасы тиз күтәрелә, баш авырту борчый, аеруча маңгай, күз турысында көчле авыртулар була, мускуллар һәм буыннар авыта, аппетит югала, борын белән сулыш алу кыенлаша. Эч авыртырга һәм кыска вакытка тәрәт җайсызланырга, яңаклар кызарырга, тирләү көчәергә, артериаль басым төшәргә мөмкин. Соңрак, 3-4 тәүлектән соң бактерияләр кушылгач клиника үзгәрә һәм төрле өзлегүләр булырга мөмкин. Катлаулы булмаган грипп 5 – 7 көнгә сузыла, бизгәге 4 – 5 көн саклана.


Пятница, 12 декабря 2014, 11:51