Мы в социальных сетях

Россиянең иң яхшы табиблары билгеле булды. Бөтенроссия табиблар конкурсы җиңүчеләре арасында Татарстаннан да өч белгеч бар, шуның икесе – Яр Чаллы табибы. Моңа кадәр алар шәһәр конкурсында җиңгәннәр иде. Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча «Иң яхшы кардиолог» номинациясендә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдире Наилә Станиченко призлы урын алды. «Иң яхшы медицина тернәкләндерүе табибы» номинациясендә 5 нче шәһәр хастаханәсенең физиотерапия бүлеге мөдире Фәния Басыйрова призер булды.

Яхшы табиб булу, һичшиксез, һәр белгечнең бурычы, тик һәркем иң яхшысы булып бетә алмый. Бу – җаны-тәне белән үз эшенә бирелгән кешеләр җиңүе. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә реконструкция ясаганда Наилә Станиченко шәһәрдә генә түгел, ә бәлки республиканың бөтен Төньяк-көнчыгыш регионында уңышлы медицина хезмәте күрсәтүче кардиология кластеры булдыруда катнашты. Аның катнашы белән хастаханәдә беренче тапкыр коронар кан тамырларының коронароангиография диагностикасы эшләп китте һәм катлаулы операцияләр, шул исәптән, аорто-коронар шунт ясала башлады. Ә 2010 елдан аритмология хезмәте кертелде. Ул хезмәт операцияләр ясау һәм авыруларда йөрәк тибешенең ешлыгын тиешенчә тотуга ярдәм итү өчен электрокардиостимуляторлар урнаштыру белән шөгыльләнә.

Наилә Сәедәхмәт кызы миокард инфаркты һәм башка йөрәк-кан системасы авырулары вакытында табиб ярдәме алгоритмын эшли. Кардиология кластерының яхшы эшләве нәтиҗәсендә Чаллыда миокард инфарктыннан үлүчеләрнең ике тапкырга диярлек кимүе күзәтелде. Наилә Сәедәхмәт кызы – шәһәр сәламәтлек саклау идарәсенең баш кардиологы.

5 нче шәһәр хастаханәсенең физиотерапия бүлеге мөдире Фәния Басыйрова КАМАЗ төзелеше елларында физиокабинетлар, сәламәтләндерү пунктлары һәм комплекслары эшчәнлеген оештыруда актив катнаша. Аның катнашы белән шәһәрдә беренче тапкыр заманча дәвалау алымнары кулланыла. Фәния Абдулла кызы, стационарның акушер-гинекологы белән берлектә, мәсәлән, йөклелекнең өзелү куркынычы булганда организмга ток ярдәмендә магний кертү кебек, үз вакытында республика дәрәҗәсендә хуплау тапкан нәтиҗәле методика эшли. Табиб Басыйрова инде 10 елдан артык Чаллы һәм якын-тирә шәһәрләрнең физкабинетлары буенча эксперт эшчәнлеге алып бара, укытучылык эшен башкара һәм кешеләрне физиотерапия ярдәмендә «даруларсыз» дәвалый. Физиотерапевт һөнәренә ул ярты гомерен диярлек – 37 елын багышлаган. Фәния Басыйрова хаклы рәвештә үз эшенә һәм авыруларга тугры калган беренче класслы физиотерапевт-табиб булып санала.

Табиблар приз сыйфатында акчалата премия алачак. Ләкин алар өчен иң зур бүләк – үзләре булышкан кешеләрнең рәхмәте.


Вторник, 13 января 2015, 10:20