Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сайлауларга үз-үзен тәкъдим итүче буларак, РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүдә үзенең ышанычлы затлары белән очрашуында Татарстаннан 8 вәкил катнашты. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстаннан катнашучыларның берсе – Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең “Посетитель” программасын оештыру департаменты җитәкчесе Анна Захматова.

Захматова сүзләренчә, Путинның мәгариф өлкәсе турында фикер алышкан вакытта эшче белгечләрне үстерүгә басмым ясавы җәлеп иткән.

“Мине бу бик куандырды. Димәк, Казанның һөнәри осталык буенча чемпионат кабул итәргә әзерләнүе дөрес. Бу сүз белән генә түгел, ә эш белән безнең дәүләт өчен хезмәт куячак яшьләрне үстерү өчен өстәмә этәргеч”, - диде ул.

Россия Президенты белән очрашуда "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин да булды.

“Очрашуда төбәкләрне үстерүгә күп игътибар бирелүе куандырды. Безнең ил зур, әмма барысы да тигез бүленергә тиеш. Президент "КАМАЗ"га, "КАМАЗ-Мастер" командасына да игътибарны юнәлтте. Бу предприятие һәм команда Президентның игътибар үзәгендә дигән сүз”, - диде ул.

Хәзергә Владимир Путинның ышанычлы затлары исемлегенә 400дән артык кеше кергән. Үзәк сайлау комитетында теркәү дәвам итә. Ышанычлы затлар 600 булыр, дип көтелә.

http://tatar-inform.tatar

Пәнҗешәмбе, 1 февраль 2018, 09:45