Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

XXIII кышкы Олимпия уеннары призеры – Түбән Кама полиция инспекторы Андрей Ларьков “Хезмәттәге фидакарьлек өчен” медале белән бүләкләнә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


Россия Федерациясенең эчке эшләр министры Владимир Колокольцев ике полиция хезмәткәрен - XXIII кышкы Олимпия уеннары призерлары полиция лейтенанты Андрей Ларьков һәм полиция өлкән сержанты Анна Нечаевскаяны “Хезмәттәге фидакарьлек өчен” медале белән бүләкләү турындагы приказга кул куйды.

Андрей Ларьков Түбән Камада яши, патруль-пост хезмәте инспекторы булып хезмәт итә.

Искәртеп үтик, Пхенчхандагы Олимпия уеннарында Ларьков 4х10 чакрымдагы чаңгы эстафетасында икенче урынны алды. Шулай ук ул 50 чакрымга масс-стартта "бронза" медаль яулады.

"Татар-информ" Татарстан чаңгычысы Нечаевская Олимпиада “бронзасын” яулады, дип хәбәр итте.


Сишәмбе, 27 февраль 2018, 09:08