Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бала тудыру йортыннан кайтканнан соң үткән беренче көннәр әти-әниләр өчен иң катлаулысы була. Кечкенә сабый белән ни эшләргә? Аңа зыян китермичә ничек кулга алырга? Һәм башка борчый торган бик күп сораулар әти-әниләрне куркуга калдыра.

Мондый хәлне булдырмас өчен һәм әти-әниләрне гомерләрендәге иң мөһим һәм җитди бурычларын үтәүгә әзерләү максатыннан, Яр Чаллы шәһәренең “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Мин – әни” дип аталган социаль программа буенча йөкле хатыннар өчен профилактик шөгыльләр үткәрелә.

3 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең 4 нче шәһәр шифаханәсендә урнашкан йөкле хатыннарга медик-социаль ярдәм күрсәтү кабинеты психологы Залалтдинова Эльмира белән берлектә, “Доверие” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Зарипова Альмира һәм психолог Мөхәмәтҗанова Ләйсән тарафыннан чираттагы шөгыль үткәрелде. Шөгыльнең темасы “Яңа туган балаларны карау буенча беренче дәресләр” булды, 21 йөкле хатын катнашты. Шөгыльнең максатына – булачак әти-әниләрдә яңа туган баланы гомеренең беренче айларында тәрбияләү сәләтен формалаштыруга оештыручыларның бердәмлеге ярдәмендә ирешелде. Мөһим бурычлар – туган баланың физик һәм физиологик үзенчәлекләре белән танышу, аны карау тәртибе, ата-аналарда гигиена процедуралары үткәрү күнекмәләре формалаштыру – шулай ук нәтиҗәле чишелде.

“Бу шөгыльдә мин яңа туган баланы карау өчен бик күп көч һәм вакыт кирәк түгел икәнен аңладым, – ди булачак әни Айгөл М. – Әйе, гомерендәге беренче көннәрендә ул бернәрсәне дә үзе эшли белми, аңа һәрчак олылар ярдәме кирәк. Хәзер мин барысын ничек дөрес итеп оештырырга кирәк икәнен беләм һәм һичшиксез бу кагыйдәләрне үтәячәкмен”.


Җомга, 6 апрель 2018, 14:21