Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кыргый декоратив үсемлекләрне, чәчәкләрне законсыз рәвештә җыюны, сатуны булдырмау максатыннан «Беренче чәчәкләр — 2018» операциясе игълан ителде.

Көннәр жылыну белән язның тәүге урман-болын чәчәкләрен сатучылар куренгәли башлый. Сүз дә юк, озын салкын кышлардан соң беренче чәчәкләрне күргәч, аларны букетларга җыясы килә. Әгәр дә шул беренче чәчәкләрне җыярга яки җыйганын сатып алырга уйлыйсыз икән, бер мәлгә тапталган һәм коры калган урман-болыннарны күз алдыгызга китерегез әле. Бу чәчәкләрнең күбесе Татарстан Республикасының “Кызыл китабы»на кертелгән бит.

«Кызыл китап»ка кертелгән үсемлекләрне юк итүчеләргә штраф салыначак. Шул ук вакытта табигатькә китерелгән зыян да каплаттырылачак. Күңелсезлекләрдән сакланыйк, табигатьне рәнҗетмик.

maydan.tatar



Сишәмбе, 24 апрель 2018, 11:07