Казанда югары уку йортларының берсендә тренерлар факультеты ачылачак. Булачак тренерларны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе әзерләячәк. Бүген бу хакта IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы футбол федерациясе рәисе Александр Гусев әйтте.
Александр Гусев Татарстан Республикасында 200 арбитр хезмәт күрсәтүен әйтте. «Аерым мәсьәлә булып футбол белән шөгыльләнүче кешеләр тора. Бу – бәла. Хакимнәр проблемасы хәл ителде, арбитрлар мәктәбе эшли. Ел саен 20 арбитр чыгарабыз. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында узган һәр матчта хезмәт күрсәтүче 200 арбитр бар. 40 арбитр – беренче категорияле, шул сәбәпле алар бар төрле футбол ярышларында да эшли алалар», – диде ул.
ТР футбол федерациясе рәисе Россия футбол командасының балалар составында 5 тәрбияләнүчеләре уйнавын әйтте. «Без балалар белән 9 яшьтән эшли башлыйбыз. Башка регионнарда футбол федерациясе күп очракта балалар белән 11 яшьтән эшли башлый. Бүгенге көндә Россия футбол командасының балалар составында безнең 5 тәрбияләнүчебез уйный. Шуларның өчесе – кызлар», – диде ул.
Шулай ук Александр Гусев Республикада тренерларга белем бирү хакында да әйтте. «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры белән килештек. Академиядә тренерлар факультеты ачылачак», – диде ул.
https://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 июль 2018, 16:12



