Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 1 октябрьдә көзге чакырылыш башланды. Автокаладан хәрби хезмәткә 338 егетне чакыру планлаштырыла, шуларның 43е - алдан әзерләнгән машина йөртүчеләр. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2018 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Үзәк һәм Автозавод районнары буенча бүлек башлыгы Рәшит Ильясов сөйләде.

Аның әйтүенчә, хәрби хезмәткә барудан качып йөрүчеләр белән дә эш алып барыла. Язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча шундый 23 материал тапшырылды, биш кеше хөкем ителде. Моннан тыш, 18 эш Тикшерү комитетында, тагын биш егеткә карата җинаять эше кузгатылган.

Дүшәмбе, 1 октябрь 2018, 11:46