Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җирдән файдалану комиссиясе торак районнарны мижалау буенча тугыз проектны карады. Аерым алганда, чара барышында Казан проспектында (ЗЯБ 19 микрорайоны каршында), 33 микрорайонда, Замелекесье торак районында Шәһәр төзүчеләр һәм Комсомол районындагы яр буе урамнары киселешендә, шулай ук Промкомзонда урнашкан җир кишәрлекләрен мижалау проектларына төзәтмәләр кертү буенча фикер алыштылар. Сәнәгать һәм Техническая урамнары киселешендә, башкарма комитет инициативасы буенча, 1,5 га мәйданлы участокта кар эретү җайланмасын урнаштыру планлаштырыла. Шәһәр төзелеше үсеше хезмәте директоры Ленар Сәлмәнов хәзерге вакытта әлеге объектны проектлау алып барылуын билгеләп үтте: «Территориядә геологик һәм геодезия эзләнүләре алып барыла, параллель рәвештә җир участогы формалаша. Әлеге объект шәһәр өчен мөһим».

Ачык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча бәяләмә һәм беркетмә, карар кабул итү өчен Башкарма комитет җитәкчесенә җибәреләчәк һәм «Челнинские известия» газетасында, шәһәр сайтында басылып чыгачак.

Пәнҗешәмбе, 29 ноябрь 2018, 17:04