Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк шәһәр китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан бишенче ел рәттән оештырылучы “Чаллы – дуслар каласы” төбәк халыкларының милли мәдәният һәм әдәбиятлары фестивале узды.

Анда татар, башкорт, чуаш, мари, әрмән, алман, керәшен, әзәрбайҗан милләтләреннән вәкилләр, 15 нче балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары, 3, 5, 9, 10, 20, мәктәп укучылары, югары уку йортлары студентлары һәм чаллылылар катнашты.

Фестиваль кунаклары алты мавыктыргыч һәм танып-белү мәйданчыгында булдылар, милли җәмгыять вәкилләренең чыгышлары белән таныштылар һәм шәһәрнең танылган кешеләре белән очраштылар.

Фестивальнең ябылу тантанасында тамашачылар игътибарына «Бер күк астында» дип аталган шоу һәм “Орхидея” мода театры коллективы чыгышы тәкъдим ителде. Чара Самат Хикмәтуллин башкаруында “Дусларга” җыры белән тәмамланды.

Пәнҗешәмбе, 21 февраль 2019, 10:58