Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда коляскаларда спорт биюләре Федерациясенең мастер-класс сериясен ачу тантанасы узды. Алар беренче тапкыр «Коляскаларда бию әлифбасы» программасы буенча президент грантлары фонды ярдәмендә узачак. Мастер-классларны өч көн дәвамында Россиянең атказанган тренеры, коляскаларда бию буенча РФ җыелма командасы тренеры Ирина Волкова һәм күп тапкырлар дөнья чемпионы Галина Рыжкова үткәрәчәк. 

Казан, Чистай, Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәт шәһәрләреннән килгән чарада катнашучыларга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов мөрәҗәгать итте. "Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән сезне безнең шәһәрдә сәламләргә һәм мастер-класслар үткәрергә вакыт тапканыгыз өчен Федерация адресына рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез”, – дип белдерде ул, тренерларга һәм спортчыларга яңа казанышлар, ә яшь биючеләргә уңышлар теләп.

Сәламләү сүзен Яр Чаллыда “Коляскаларда биюләр” хәрәкәтен оештыру инициаторы булган Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова дәвам итте.

"Кадерле дуслар, бездә шундый мастер-класслар узуына бик шат. Шәһәрдә күп еллар элек төзелгән хәрәкәт бүген дәвам итә һәм уңышлы үсеш ала. 2011 елда, Мәскәүгә баргач, коляскаларда биючеләр белән очрашып, бу спорт төрен Яр Чаллыда үстерү идеясе барлыкка килде”, - диде ул һәм барлык тренерларга һәм спортчыларга бу катлаулы һәм матур спорт төрендәге казанышларга ирешкәннәре өчен рәхмәт белдереп. Гөлнар Әхмәтова шулай ук мондый югары дәрәҗәдәге профессионаллардан соңгы мастер-класс булмавына өметләнүен билгеләп үтте. 

 “Мин дә сезне күрүемә бик шат. Бу, чыннан да, бик матур һәм кирәкле спорт төре. Сез һәрвакыт безгә таяна аласыз, без һәрчак ярдәмгә әзербез. Уңышлар сезгә", - дип өстәде үз чиратында шәһәр физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Роман Насрединов.

Тантаналы өлештән соң спортчылар, шул исәптән Галина Рыжкованың да күрсәтмә чыгышлары булды. Аннары журналистларның сорауларына җавап биреп, ул яшь биючеләрне өйрәткәндә – коляска белән эшли белү иң мөһиме, дип ассызыклады. "Әгәр спортчы коляска белән эшләү җаена төшенсә, ул биергә, музыканы ишетергә, импровизацияләргә дә өйрәнәчәк", - диде ул һәм беренче тапкыр паркетка чыгып, биюсез яши алмавын аңлады.

Ирина Волкова, мастер-класс катнашучыларына мөрәҗәгать итеп, алларында катлаулы юл булуын аңлатты. Әгәр биергә өйрәнергә теләсәгез, медальләр турында уйларга түгел, иҗат процессыннан ләззәт алырга кирәк. «Шулай булмаса, нәтиҗә дә булмаячак», - дип тәмамлады ул мастер-классын.

Мастер-класстан фоторепортажны "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" төркемендә карарга була. Беренче тапкыр коляскаларда терәк-хәрәкәт аппараты функцияләренә зыян килгән инвалидларны тернәкләндерү методы буларак бию 1960 еллар ахырында Бөекбританиядә барлыкка килгән, ә 1970 еллар уртасында алар бөтен Европада таралган. Спортның яңа төре буларак, ул Нидерландта үсеш ала. Шунда ук 1985 елда коляскаларда спорт биюләре буенча беренче Европа чемпионаты уза. Россиядә коляскаларда бию буенча беренче спорт клубы 1997 елда Санкт-Петербургта оештырыла. 1998 елда коляскаларда бию, спорт төре буларак, Халыкара Паралимпия уеннары исемлегенә кертелде.

Яр Чаллыда STS бию-спорт мәктәбенә 1990 елда нигез салына. Аның президенты-тренер-педагог Таһир Мәүлетдинов. Мәктәп эшчәнлеге елларында Италия, Германия, Англия, Франция, Дания һәм Россия һәм халыкара ярышлар призерлары белән финалистлары әзерләнгән.

Җомга, 15 март 2019, 17:52