Бүген Яр Чаллыда узган җәмәгать тыңлауларында шәһәрне җылылык белән тәэмин итү схемасын актуальләштерү проекты турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев алып барды. Тыңлауларда доклад белән Энерготехаудит инженерлык үзәге генераль директоры Алексей Поленов чыгыш ясады. Оешма тарафыннан Яр Чаллының җылылык белән тәэмин итү схемасын 2034 елга кадәр актуальләштерү эше үткәрелде.
Җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәләре буенча беркетмә рәсмиләштереләчәк һәм ул Башкарма комитет җитәкчесенә раслауга җибәреләчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 24 май 2019, 16:00



