Мы в социальных сетях

Ел саен Яр Чаллы шәһәрендә «1 нче Постның иң яхшы сафта торучысы» шәһәр конкурсы үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча укучылар сәфәрләр белән бүләкләнәләр: кадетлар арасыннан 20 иң яхшы постчы Мәскәүдәге Президент полкы белән танышачаклар һәм Александров бакчасында Хәтер вахтасында сафта торачаклар, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасыннан 15 постчы герой-шәһәрләргә (Санкт-Петербург, Волгоград, Мәскәү, Брест, Минск) барачак.

2022 елда конкурста 35 постчы җиңүче булды. Алар – Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе, «Калкан» полиция мәктәбе, Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе, 49 нчы кадет мәктәбе, 22, 3, 40, 41, 48, 58, 15, 39, 3 нче мәктәпләр, А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей, 57 нче гимназия, 84 нче лицей-интернат.  

5 июльдә Яр Чаллы постчылары Билгесез солдат кабере янында 9:00 сәгатьтән 10:30 сәгатькә кадәр Хәтер вахтасында сафта торачаклар, аннары укучылар Президент полкы белән танышачаклар һәм Мәскәү Кремле территориясенә сәфәр кылачаклар.  

Яр Чаллы – Россиядә мәктәп укучылары ел әйләнәсендә 1 нче Постта Хәтер вахтасында сафта торучы бердәнбер шәһәр. Әйтергә кирәк, пост ачылганнан бирле, 39 ел дәвамында, үз эшен туктатмый. Ел саен Хәтер вахтасында 1000нән артык укучы катнаша.

Сәфәр барышында мәдәни чаралар: Мәскәү буенча күзәтү экскурсиясе, Поклонная тавына, Җиңү паркына, Бөек Ватан сугышы үзәк музеена экскурсия, «Җиңү коралы» музеена, 30-40 елларгы, 50-80 елларгы хәрби техника тәкъдим ителгән ачык мәйданчыкка бару.  

Дүшәмбе, 4 июль 2022, 11:14