Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

3 ноябрьдә шәһәрнең Үзәк китапханәсе "Сәнгать төне – 2020" Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Чара библиотека-челны.рф учреждениесенең рәсми сайтында һәм "ВКонтакте", Instagram һәм YouTube-каналларындагы китапханә битләрендә онлайн-форматта узачак.

Туры эфирда «Туган илем – сиңа җырым. Песнь Отчизне» дип исемләнгән Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклеләре Рият Мөхәммәтдинов һәм Сәгыйдә Сираҗиеваларның күргәзмәләре ачылачак.

Музыка сөючеләр өчен педагог-музыкант, халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты Лилия Камская белән очрашу оештырылачак. «Золотой чёлн под парусом» мастер-классында рәссам Яр Чаллы шәһәре гербының символик әһәмияте турында сөйләячәк һәм этаплап рәсем ясау эшен күрсәтәчәк.

Иң кечкенәләр өчен «Сказки для Несмеяны» күләгә театр тамашасы күрсәтеләчәк. Яшь тамашачылар тылсымлы кызның серле маҗараларын күрә алачак.

Дүшәмбе, 2 ноябрь 2020, 16:11