Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 784 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 334,3 тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 23,9%ка түбәнрәк. Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев җиткерде.

"Бу атнада безнең хезмәтнең төп игътибары гражданнарны массакүләм вакцинацияләүне дәвам итүгә һәм гомумшәһәр чараларга: Шәһәр Советы сессияләренә, Кама автогигантында беренче автомобиль чыгарылуга 45 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар үткәрүгә юнәлдереләчәк", – дип билгеләде спикер.

 Наил Мәһдиев Роспотребнадзор җитәкчесенә массакүләм чаралар барышында эпидемиягә каршы чараларның үтәлешенә игътибар итәргә кушты: "Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә билгеләнгән тәртип бар. Кайбер төбәкләр катгыйлана, кайберләре таләпләрне йомшарта. Һәр төбәкнең үз торышы бар. Оператив штаб һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте массакүләм чаралар үткәрү тәртибен һәм төгәл критерийларын билгели. Бу Шәһәр Советы сессиясенә дә, башка чараларны оештыруга да кагыла. Аңлашыла ки, бәйрәмнәр кирәк, бигрәк тә КАМАЗ автомобилен чыгаруга 45 ел тулуга багышланган чара әһәмиятле. Ватанны саклаучылар көненә, Әфганстан гаскәрләрен чыгару көненә багышланган чаралар да бар. Бу өлештә мин сездән, федераль дәрәҗәдәге күзәтчелек органы буларак, берәүгә дә преференцияләр, ташламалар бирмәүне сорар идем. Тәртип булырга тиеш. Без инде бер ел шундый режимда яшибез һәм эшлибез, шуңа күрә барысы да моның ни өчен эшләнгәнен аңларга тиеш", - диде мэр.

Якшәмбе, 14 февраль 2021, 09:59