Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 573 граждан теркәлгән. Шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 %ны тәшкил итә, Татарстан Республикасы буенча – 0,97%. Ел башыннан бирле "Россия эше" кадрлар үзәгенә 7 138 кеше мөрәҗәгать иткән. Әлеге мәгълүматларны Кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.

Бүген кадрлар үзәге базасында 8 842 вакансия бар. Шәһәрнең 1128 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән. Ел башыннан бирле 4 580 кеше эшкә урнаштырылган, аларның күбесе «КАМАЗ», «ТЭМПО», бюджет учреждениеләренә урнашкан.

«Шәһәр динамик рәвештә үсә, яңа производстволар ачыла. Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе үсә. Кадрларга ихтыяҗ булачак, яңа производстволар төзеләчәк. Кадрлар хезмәте бу хакта белергә тиеш. Бүген сату базарларында гына түгел, ә хезмәт базарында да конкурентлы көрәш.

Яхшы хезмәт хакы, яхшы социаль пакет, коллектив белән үзара мөнәсәбәтләр – болар барысы да кешеләр предприятиеләргә урнашсын өчен уңышлы җыелма», - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев..

Дүшәмбе, 12 июль 2021, 09:45