Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Миңнеһәдия Зыятдин кызы Зыятдинова 1926 елның 23 декабрендә ТАССРның Минзәлә районы Иске Абдул авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Шунда мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Аннан Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлап диплом алгач, Чүпрәле урта мәктәбенә җибәрелә. Бер ел эшләгәч, Сарман районына күчә, анда да укытучы эшчәнлеген дәвам итә. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Лаеклы ялга Сарман районы мәктәбеннән чыга. «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Валентина Васильевна Зайцева 1931 елның 23 декабрендә Чиләбе өлкәсе Әшә районы Меңъяр авылында эшчеләр гаиләсендә туа. Әтисе тимер юл мастеры була. 5 сыйныф тәмамлый. Тимер юлда мастер ярдәмчесе булып эшли. 1955 елда кияүгә чыга, гаиләсе белән Чиләбе өлкәсенең Сим шәһәренә күчеп китә. Авиация заводына кондуктор булып эшкә урнаша. Шул эш урыныннан лаеклы ялга чыга. Гаиләсе белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Валентина Васильевна Зайцева һәм Миңнеһәдия Зыятдин кызы Зыятдиновага Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.  

Пәнҗешәмбе, 23 декабрь 2021, 11:34