3 апрельдә Г.Тукай исемендәге яр буенда «Тормышка 10000 адым» Бөтенроссия акциясе старт алды. Шәһәрдә акцияне оештыручылар - «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлекчәсе һәм физик культура һәм спорт идарәсе.

Марафонның тантаналы ачылышында Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов катнашты. Акция 400дән артык өлкән буын кешесен җыйды. Акциянең төп максаты – мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

«Тормышка 10000 адым» акциясе 5 ел элек старт алган һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәренә нигезләнгән.

Акциядә катнашучылар өчен старт алдыннан скандинавия йөреше буенча профессиональ инструкторлар күнегүләр һәм мастер-класс үткәрделәр.

Катнашучылар патриотик җырлар астына 10000 адым уздылар, ә финишта барысын да кайнар чәй һәм тәмле камыр ризыклары белән сыйладылар.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 3 апрель 2022, 16:23



