Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Машина йөртүчеләр өчен Халыклар дуслыгы проспекты һәм Сөембикә проспекты киселешендәге боҗра хәрәкәте оештырылган юл ремонты участогында юл йөрү кагыйдәләрен билгеләүче юл билгеләре урнаштырылды.

«Без боҗра буенча хәрәкәтне ачтык, әмма машина йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмиләр, гәрчә без даими юл хәрәкәте билгеләрен куйсак та. Боҗра буенча хәрәкәт итүче машина йөртүчеләр өстенлеккә ия, боҗрага керүче машиналар боҗра буйлап хәрәкәт итүче транспортка юл бирергә тиеш. Хәзер исә барысы да киресенчә бара», – дип аңлатты» «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП бүлекчәсе башлыгы Азамат Галләмов.

Хәзерге вакытта боҗра хәрәкәте өлешчә әзер. Юлчылар иске бетон катламын сүтеп, төзекләндерү эшләрен башкарачаклар. Барлык демонтаж эшләреннән соң асфальтобетонның өске катламын җәюгә керешәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, эш барышында юл һәр юнәлештә өч полосага кадәр киңәйтеләчәк, Халыклар дуслыгы проспекты буйлап 31 комплекс ягыннан җәяүлеләр тротуары төзекләндереләчәк, светодиод яктырту баганалары, ясалма юл тигезсезлекләре урнаштырылачак.  

Хәзерге вакытта хәрәкәт Халыклар дуслыгы һәм Сөембикә проспектлары кисешкән урында Чулман проспекты ягына таба өлешчә чикләнгән. Әлеге участокта асфальт-бетон катнашмасы җәелә. Хәрәкәт бары тик эш сменасы вакытына гына чикләнә, төнгә хәрәкәт ябылмый. 

Җомга, 3 июнь 2022, 14:10