Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев шәһәрдә юл эшләре барышын тикшерде. Башта шәһәр башлыгы «Хайер Корпорациясе» урамын реконструкцияләү барышы белән танышты. Юл төзүчеләр планлаштырылган эшләрнең 62,6% ын үтәделәр.

Объектта эшләрне «Хәвефсез сыйфатлы юллар» илкүләм проекты һәм «Урам-юл челтәрен ремонтлау» республика программасы кысаларында «РБР 16» оешмасы башкара. Эшләр барышында 1,462 км автомобиль юллары ремонтланачак. 

Ремонт барышында юл ике полосага кадәр киңәйтелде. Биредә җәяүлеләр өчен тротуарлар, тукталыш пунктлары булдырылачак, светодиод яктырткычлары белән яңа яктырту баганалары, юл билгеләре куелачак.

Дәүләт контракты буенча эшләрне тәмамлау вакыты - 24 октябрь. Әмма юл төзүчеләр эшне бер айга иртәрәк төгәлләргә вәгъдә бирделәр.

"Әлеге юл шәһәр һәм Тукай районы арасында коммуникацияләр өчен кирәкле һәм мөһим транспорт артериясе. Тукай районында чаллылылар шактый. Шуңа күрә иртән эшкә килергә уңайлы булырга тиеш", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Наил Мәһдиев шулай ук Халыклар дуслыгы проспекты буенча Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәрге участокта юлларны капиталь ремонтлау эшләренең сыйфатын да карап узды.

Эшләр барышында 2,3 км автомобиль юлы төзекләндерелде, һәр юнәлештә өч полосага кадәр юл киңәйтелде. Халыклар дуслыгы проспекты буенча 31 комплекс ягыннан һәм КФУның Яр Чаллы филиалы тулай торагы биналары янында җәяүлеләр тротуары төзекләндереләчәк, диодлы яңа яктылык баганалары, ясалма юл тигезсезлекләре урнаштырылачак.  

Халыклар дуслыгы проспекты буенча Сөембикә проспекты белән автомобиль юлының боҗралы кисешүе төзекләндерелде инде. Кисешүне үзгәртеп кору юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында таләп ителде, чөнки әлеге участок юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган урын иде.

"Тротуар сезнең үтенеч буенча велосипед юлын исәпкә алып төзекләндерелде", - диде автомобиль юллары предприятиесе директоры Марат Анисимов.

«Бүген без тротуарларны яңа стандартлар буенча төзибез. Велосипедчылар өчен аерым, җәяүлеләр өчен аерым. Велосипед һәм самокатлар өчен велосипед юллары булдырылачак. Без велосипед, самокат, электр самокатлары кебек хәрәкәт итү чараларына каршы түгел, әмма билгеле бер кагыйдәләр кирәк. Әлегә алар федераль дәрәҗәдә билгеләнмәгән. Башта инфраструктура булдырырга кирәк", - диде мэр. 

Шамил Усманов урамында да җәяүлеләр юлы барлыкка киләчәк. Төзекләндерү Халыклар дуслыгыннан алып Академик Королев урамына кадәр башкарылачак, бу 770 метр озынлыктагы участок. 

"Без тротуарны төзекләндерәчәкбез, бик матур урында каеннар арасында булачак ул. Шәһәрдәшләребезгә ошар дип уйлыйм. Тротуарны ике яктан яңартачакбыз. Машина кую урыннарын да  мөмкин булганча киңәйтәбез. Яңа коллектор төзибез. Контракт бәясе -100 млн сум", - диде   Марат Анисимов.

Дүшәмбе, 18 июль 2022, 16:41