Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Анна Федоровна Гришина һәм Антонина Ивановна Мокляк 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр. 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән котлау һәм бүләкләрне аларга Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хәммәтова тапшырды. Котлауларга территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре Рәсимә Потапова һәм Вера Захарова да кушылды.

 Анна Федоровна Башкортостанның Караидел районы Зинатовка авылында туган. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Башкортстанда Ворошилово колхозында эшли. 1954 елда Бөек Ватан сугышы ветеранына кияүгә чыга. 1966 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Анна Федоровна «Галантерея-тукыма» сәүдә предприятиесендә бүлек мөдире булып эшли. Тормыш иптәше белән бергә алар кыз тәрбияләп үстерәләр, бүген ветеранның ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

Антонина Ивановна Тольятти шәһәрендә туган. Башлангыч мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1953 елда Бөек Ватан сугышы ветеранына кияүгә чыга. 1962 елда гаилә Яр Чаллыга күченеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Антонина Ивановна ДСК предприятиесендә штукатур - маляр булып эшли. Тормыш иптәше белән бергә кыз тәрбияләп үстергәннәр, тке оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. 

Ветераннар «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 18 июль 2022, 18:04