Гадәттәгечә, 31 декабрь кичендә Яр Чаллы шәһәренең «Азатлык» мәйданында Яңа ел уңаеннан бәйрәм чаралары үтте. Һава торышының уңай торуы сәбәпле бәйрәм итәргә килүчеләр дә күп иде. Төп тамаша 19:00 сәгатьтә башланып китте. Биредә шәһәребезнең сәнгать әһелләре шәһәрдәшләребезне искитмәле концерт номерлары белән куандырды.

Шәһәрдәшләрне якынлашып килүче Яңа ел белән Чаллы хакиме Наил Мәһдиев котлады. Аннары шәһәрдәшләребез төрле көйләргә кушылып биеде, җырлады һәм уен-бәйгеләрдә көчләрен сынады.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 31 декабрь 2024, 22:13



