Тантаналы чара «Энергетик» мәдәният сараенда узды. Чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев катнашты.
1.jpg)
Анда техника күргәзмәсе оештырылды. Экспозиция белән Наил Мәһдиев танышты.
«Бу 2025 ел үзенчәлекле булды: без бабаларыбыз хәтерен яңартабыз һәм аны балаларыбыз һәм оныкларыбызга тапшырабыз», — диде Чаллы хакиме.

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин махсус хәрби операция ветераннары шәһәр советына «Москвич» автомобиле бүләк итте. Шамил Әюповка машина ачкычын Чаллы хакиме Наил Мәһдиев тапшырды.

Кадетлар Геройларның әниләренә чәчәкләр бүләк итте. Зал батыр уллар үстергән әниләрне аягүрә басып алкышлады.

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә даими рәвештә гуманитар ярдәм итүче Гөлзирә Нейман белән Илгиз Мөхәмәтшинга Татарстан Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.


При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025, 19:00



