Шәһәр Советының сигезенче утырышында депутатлар муниципаль берәмлекнең төп финанс-икътисадый үсеш аспектларына кагылышлы көн тәртибе мәсьәләләрен карадылар һәм расладылар. Утырыш эшендә депутатлар, Башкарма комитет вәкилләре, шулай ук профильле ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова шәһәрнең 2026 елгы бюджетына үзгәрешләр проектын карауга тәкъдим итте. Шулай, төгәлләштерелгән бюджетның керем планы 25 млрд 33 млн сум, ә чыгым өлеше – 25 млрд 238 млн сум тәшкил итте.
Моннан тыш, утырыш барышында депутатлар РФ Бюджет кодексы кысаларында 2027-2029 еллар план чорына бюджет тәэминатын тигезләү дотациясен шәхси затларның керем салымыннан төшүче өстәмә норматив белән алмаштыруны расладылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 29 июль 2026, 09:16



