Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 26 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле шәһәребезнең төзелеш предприятиеләре хезмәткәрләре, тармак ветераннары, кадерле чаллылылар! Сезне шәһәребезнең һөнәри бәйрәме — Төзүчеләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Быел без әлеге бәйрәмне тарихи вакыйгалар чорында — Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел һәм беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулган елда билгеләп үтәбез. Бу истәлекле даталар Яр Чаллы төзүчеләренең фидакарь хезмәте белән аерылгысыз бәйләнгән. Төзелеш тармагының җиңүләр елъязмасы Түбән Кама ГЭСын төзүдән башланды. Аннан соң гаять зур хезмәт башкарылды: рекордлы кыска вакыт эчендә буш урында «КАМАЗ» автогиганты һәм ярты миллионга якын кеше яши торган заманча шәһәр төзелде. Беренче төзүчеләр буынының каһарман хезмәте Татарстан һәм бөтен Россия тарихына алтын хәрефләр белән мәңгелеккә язылды.

Бүгенге Яр Чаллы төзүчеләре буыннардан-буыннарга күчеп килгән гореф-гадәтләрне лаеклы дәвам итә. Сез алдынгы технологияләрне уңышлы үзләштерәсез, заманча материаллар кулланасыз һәм теләсә нинди бурычларны ышанычлы хәл итәсез. Яр Чаллы төзелеш комплексы Татарстан Республикасында әйдәп баручы урыннарын ныклы саклап килә.

Хөрмәтле төзүчеләр! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тыныч күк йөзе һәм яңа масштаблы проектларны уңышлы тормышка ашыруыгызны телим! Сезнең кулларыгыз белән төзелгән һәр йортта һәрвакыт татулык хөкем сөрсен. Бәйрәм белән!

Якшәмбе, 9 август 2026, 07:00