Мы в социальных сетях

Бүген КБМҮнең балалар хастаханәсе пациентлары расписаниедә - көлке терапия. Халыкара балаларны яклау көне алдыннан актлар залында "Акыллы буын" гаилә үсеш үзәгеннән чын тамаша оештырылды.

Артистлар үз чыгышын зур дәрт белән башлап, балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә игътибарын җәлеп итте. Балалар уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Бәйрәмгә тагын да зур ямь өстәделәр. Яшь пациентлар күп уңай һәм шатлыклы хисләр кичерде. Шатлык бәйрәме бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Аларны сәламәтлекләре буенча әлеге чарада катнаша алмаган һәм палаталарда булган балалар да алды. Клоуннар үзләре алар янына керделәр. Перинаталь үзәкнең иң кечкенә пациентлары да игътибардан читтә калмады. 

Җомга, 31 май 2019, 17:14