Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Халыкара балаларны яклау көне алдыннан хәйрия концерты узды. Орган залы сәхнәсендә кичә кунаклары өчен Игорь Лерман Камера оркестры һәм шәһәрнең балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

Залда утыручыларга рәхмәт сүзләре белән шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андреева мөрәҗәгать итте: "Яр Чаллы - күп милләтле зур тату гаилә. Безнең гаиләдә дә искиткеч балалар үсә. Алар тормышыбызны аерым бер мәгънә, мәхәббәт, киләчәккә ышаныч белән тулыландыра. Бу хәйрия кичәсен без сезнең белән ярдәмгә мохтаҗ булган яшь чаллылылар өчен уздырдык. Шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев, Шәһәр Советы, Башкарма комитеты депутатлары исеменнән сезгә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сез яшь чаллылылар язмышына күңелегезнең бер өлешен бирәсез". 

 Бу кичтә җыелган акчалар-650 мең сум-Яр Чаллының "Өмет" мәктәп-интернатына тапшырылачак, анда терәк-хәрәкәт аппараты зыян күргән 82 бала укый һәм дәвалана.


Җомга, 31 май 2019, 20:31