Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Автозавод районында яшәүче Фагилә Җиһангир кызы Фәйзуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Фагилә Фәйзуллина Себердә, Кемерово өлкәсенең Туйва авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе колхоз рәисе булып эшли, 30нчы елларда сәяси эзәрлекләүләр башлана, гаиләгә күченеп китәргә туры килә. Башта күрше авылга, аннары, 1937 елда Зәй районының Җылы елгасы авылына, соңрак Мариинск шәһәренә күчәләр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Томскка күчеп килә һәм китапханә техникумының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Кыргызстанда Фагилә Җиһангир кызы китапханәче белгечлеге буенча Мәскәү мәдәният институтының читтән торып уку бүлеген тәмамлый. 1955 елда ул балачак дустына кияүгә чыга, беразлан уллары Әнвәр туа. 1972 елда улларын КамАЗга эшкә җибәрәләр шулай итеп гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Фагилә Җиһангир кызы гомере буе китапханә системасында эшләгән. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.
Сишәмбе, 30 июль 2019, 11:58