Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
31 июльдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге күчмә чорга бәйле рәвештә иминият пенсиясен билгеләү мәсьәләләре буенча бушлай «кайнар линия» ача. Бу көнне 10:00нан 16:00 сәгатькә кадәр бөтен Татарстан Республикасы буенча бушлай кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Пенсия фонды бүлеге белгечләре 2019 елда 55 яшькә җиткән (хатын-кызлар) һәм 60 яшькә җиткән (ир-атлар) өчен картлык буенча иминият пенсиясен янача билгеләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр. Әйтергә кирәк, башка көннәрдә яллардан һәм бәйрәмнәрдән кала Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге контакт-үзәгенең телефоны 279-27-27 буенча дүшәмбедән пәнҗешәмбе көннәрендә 9:00дан 18:00сагатькә кадәр, җомга көнне 9:00дан 16:45кә кадәр, төшке ашка тәнәфес белән эшли.
Сишәмбе, 30 июль 2019, 12:05