Дүшәмбе, 27 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кичә Яр Чаллыда беренче тапкыр ачык суда йөзү «KAMA SWIM – 2019» узды. Ярышлар 210 катнашучыны җыйды. Яр Чаллыга Татарстаннан гына түгел, Удмуртия, Башкортстан, Оренбург өлкәсе, Марий Эл, Чуашия һәм Владимир өлкәсеннән дә спортчылар һәм һәвәскәрләр җыелды.

TIMMERMAN сериясендә ачык суда йөзү буенча абсолют җиңүче титулын һаман шул ук Александр Шимин саклап калды, ул Кама буенча 3 км араны 37 минут 15 секундта узды. Назим Җиһангиров (Казан) - 0:39:34 нәтиҗәсе белән көмеш призер, ә 3 минуттан соң Артур Әхмәтов (0:42:56 нәтиҗәсе белән) финишка килде.

Хатын-кызлар арасында беренче урынны серия ярышларында даими катнашучы Айгөл Сәгыйрова алды, ул 0:40:19 нәтиҗәсе белән финишка килде. Икенче һәм өченче урыннарны Анна Пшеничнова (0:49:49) һәм Анна Захарова (0:53:29) бүлеште.

Сериянең киләсе чарасы 11 августта узачак: Кама ярыммарафоны 2019 елда йөгереш стартының өр-яңа форматы буенча үткәреләчәк.

Дүшәмбе, 5 август 2019, 11:10