Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмасы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 октябрьгә кадәр озайтылды.

Конкурс 2019 елның 15 августыннан 31 ноябренә кадәр үткәрелә. Анда катнашу өчен социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма вәкилләре 1 октябрьгә кадәр konkurs.sonko@yandex.ru  электрон адресына "Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар конкурсына" тамгасы белән  гариза юлларга, шулай ук кәгазь вариантта да, тиешле вәкаләтле затлар һәм оешма мөһере белән имзалап Башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе  адресы буенча: Х. Туфан пр., 23 йорт; 106 кабинетка тапшырырга мөмкин. Элемтә өчен телефон: 8(903)319-04-75, 8(951)898-12-07.

Конкурс Яр Чаллы шәһәре территориясендә гамәлгә ашырыла торган «Иң яхшы социаль әһәмиятле проект», «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма максатчан аудиториясе белән эшләүнең иң яхшы технологиясе», «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә социаль хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы тәҗрибәсе» номинацияләре буенча үткәрелә.

Чәршәмбе, 25 сентябрь 2019, 09:50