Мы в социальных сетях

 Чаллыда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен беренче чиста уеннар узды. Ф.Табеев исемендәге Яр буенда 28 укучылар белән укытучылар һәм ата-аналар командасы калдыкларны аерым җыюда ярыштылар. Бер сәгать эчендә анда катнашучылар гомуми авырлыгы бер тоннадан артык булган 162 капчык чүп-чар җыйдылар. Чиста уеннар тәмамланганнан соң эшкәртүгә 300 кг пыяла, 108 кг пластик, 75 кг металл, 440 кг шина һәм 55 данә батарейка җибәрелде.

Уеннарның җиңүчесе булып «Земля» командасы (18 нче мәктәп) танылды. Балалар җиңүче кубогына һәм күп сыйдырышлы тышкы аккумуляторларга ия булдылар. Икенче урынны «Неудержимые» (Яр Чаллы политехника көллияте) командасы яулады. Команданың һәр катнашучысы чыбыксыз колонкаларга ия булды. Өченче урында «Эврика» командасы. Катнашучылар 16 Гбга флешкалар алдылар. «Чиста уеннар»ның барлык катнашучылары да истәлекле бүләкләр белән таралышты.

Дүшәмбе, 16 сентябрь 2019, 14:57