Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Менделеевск шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге тәмамланды. Ярышларда Чаллының «Заря» спорт мәктәбенең пауэрлифтинг бүлегендә шөгыльләнүчеләр катнашты. Чемпионат йомгаклары буенча хатын-кызлар арасында 72кг авырлык категориясендә 130 кг нәтиҗәсе белән Анна Микрюкова беренчелекне яулады, 120 кг авырлык категориясендә ир-атлар арасында Булат Рәхмәтуллин 280 кг нәтиҗәсе белән 1 урын алды. Ир-атлар арасында 74 кг авырлык категориясендә – Рафаэль Садыйков 235 кг нәтиҗәсе белән җиңүгә иреште. Ятып күтәрүдә Татарстан Республикасы беренчелеге нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 205 кг нәтиҗәсе белән 93 кг авырлык категориясендә – Артур Сәлахов; 83 кг нәтиҗәсе белән Раил Әкбәров; 66 кг авырлык категориясендә 135 кг нәтиҗәсе белән – Данил Волков.

Сишәмбе, 17 сентябрь 2019, 09:16