Мы в социальных сетях

30 сентябрьдә Яр Чаллыда Татарстан Республикасы ДОСААФ җирле бүлеге базасында студентлар арасында «Автосессия – 2019» шәһәр конкурсы узачак. Анда шәһәрнең югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы, «В»категорияле машина йөртүче таныклыгы булган студент-автомобильчеләре катнашачак. Ярышлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм автомобильне фигуралы йөртү буенча сынауны үз эченә алган берничә этапта узачак. Моннан тыш, «юл иминлеге – аварияләрсез хәрәкәт» темасына видеороликлар конкурсы да каралган.

 Конкурста җиңүче һәм призерларга дипломнар һәм призлар тапшырылачак, ә җиңүче октябрь башында Казанда узачак республика конкурсына җибәреләчәк. Катнашу өчен гаризаны 27 сентябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча: https://vk.com/gsschelny?w=wall-385266_13609%2Fall.

Җомга, 27 сентябрь 2019, 09:14