Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «КАМАЗ» ААҖ XIV профсоюз конференциясе узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева катнашты.

Конференцияне профсоюз комитеты рәисе Александр Васильев «КАМАЗ» ААҖ профсоюз комитетының узган биш елдагы эше турында хисап доклады белән ачты. "2015 елдан 2018 елга кадәр генә дә профсоюзга 20 804 яңа әгъза кабул ителгән, ә аларның гомуми саны 75 801 кешегә җиткән. Хезмәт шартларын яхшырту буенча зур эш башкарылды. 2016 елда хезмәт коллективларында ел саен мәгълүмати очрашулар үткәрү практикасы кертелде", - диде ул.

Наил Мәһдиев предприятие коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм конференциядә катнашучыларга шәһәрнең социаль-икътисадый күрсәткечләре турында сөйләде: «КАМАЗ бүген хезмәт коллективы, "КАМАЗ" ачык акционерлык җәмгыяте әгъзаларының гына түгел, ә ярты миллионлы шәһәрнең дә иминлеген тәэмин итә. 534 мең чаллылы исеменнән яхшы уртак эш өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә. КАМАЗ һәм шәһәр-ул бердәм организм, 50 ел шулай булды һәм булачак. Бүген без заман таләпләренә җавап бирергә һәм шәһәрне уңайлы итәргә тырышабыз. Сезнең белән моңа ирешәбез. Биш ел эчендә юлларны төзекләндерүгә һәм ремонтлауга 10 млрд сумнан артык акча тотылган. Без шулай ук сәнәгать өлешендә дә юлларны тәртипкә китерәбез: Лесоцех, БСИ, Техническая урамы, Автосборочный тыкрыгы», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Конференциядә катнашучылар Александр Васильев җитәкчелегендәге профсоюз эшен уңай бәяләделәр. Ул икенче срокка сайланды.

Пәнҗешәмбе, 26 сентябрь 2019, 09:30