Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда шәһәр территориясен җыештыру буенча өмә оештырылды. 98 гектар яфрактан һәм көнкүреш калдыкларыннан чистартылды, 200 куб. метр калдык җыеп чыгарылды. 1750 агач һәм куак утыртылды. Шуны да билгеләп узарга кирәк, Чаллыда санитар-экологик айлык кысаларында барлыгы 12800 агач һәм куак утыртылган. Шәһәр территориясен җыештыру һәм яшелләндерү чараларында 392 оешмадан 4500дән артык кеше, 43 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Башкарма комитет һәм Үзәк район хакимияте хезмәткәрләре Х.Туфан проспекты буенча урнашкан 6 нчы һәм 4 нче комплекс ягыннан газоннарны чистартуда катнаштылар. Моннан кала шәһәр территориясен рәткә китерүдә битараф булмаган чаллылылар, шулай ук «6 комплекс», «Надежда 18», «56 комплекс», «Лесной 42» ТИҮләре актив катнашты.

Чәршәмбе, 23 октябрь 2019, 16:40